Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китаплар иленә сәяхәт"

Китапханә белән танышу – ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу. 97 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр, китапханәнең нәрсә икәнен, анда күпме китап саклануын, аларның кайсылары балалар өчен булуын белделәр. Танышу абонементтан башланды, анда алар игътибарына өлкәннәр һәм балалар өчен язылган китаплар, формулярның нәрсә икәнлеген һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар. Уку залында  иллюстрацияләштерелгән төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр, вакытлы басмаларны карадылар. Шулай ук балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен аңлаттык.