Городская детская библиотека - филиал № 37

Әкиятнең туган көне

Бүген клубка йөрүче балалар әкиятнең ничек тууы турында ачыкладылар. Бөтен дөньяга танылган шагыйрь А.С. Пушкин бер көн эчендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» иҗат иткән. Мондый сюжет Кытай, Һиндстан һәм әрмән әдәбиятларында да бар.  Балалар киң күңелле картка, комсыз карчыкка һәм яхшы балыкка әверелделәр. Яшь академиклар 1937нче елда төшерелгән мультфильм карадылар. Балалар «артык телисең – соңгысын югалтасың» дигән сабак алдылар.