"Исеме калды данга күмелеп"
Бүген 90 нчы, 2 нче төркем балалар бакчасының нәни укучылары өчен Җиңү көненә багышланган "Исеме калды данга күмелеп" дип исемләнгән танып-белү дәресе оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Бөек Ватан сугышы тарихы, аның геройлары, бу авыр вакытта бүләкләнгән орден һәм медальләр турында сөйләделәр, шулай ук солдат көнкүреше атрибутлары белән таныштырдылар.