Городская детская библиотека - филиал № 37

"Җиңүнең алтын аланы"

Бөек бәйрәм — Җиңү көне якынлаша. Бәйрәм илебез, бөтен кешелек өчен үзенчәлекле. Бу «Радость со слезами на глазах»  - дигән җырда чагылыш табыла. Чыннан да, бу көнне шатлык та, кайгы да янәшәдә. Илебез өчен иң мөһим бәйрәм. Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында якты истәлек саклана. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә, һәлак булганнарны искә алырга, бәйрәм көннәрендә үзләрен илебез варислары итеп тоярга «Золотое зарево Победы»  дигән хәтер акциясе ярдәм итәчәк.