Городская детская библиотека - филиал № 37

"Георгий тасмасы"

"Георгий тасмасы" - Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган символик тасмалар тарату буенча иҗтимагый акция.
Бу символ-ветераннарга хөрмәтебезне белдерү, яу кырында ятып калганнарны искә алу, 1945 елда җиңүгә ирешкәннәрнең барысына да рәхмәт белдерү.
Бүген без 33-нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә «Сити Молл» сәүдә үзәге янында «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштык, анда балалар үз куллары белән ясаган тасмалар һәм канәферләр тараттылар.