"Табигаттә кунакта"
Әйдәгез, урманга һәм кырга
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур, гаять бай
Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.
Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү баланың рухи дөнясын баета, уйларга өйрәтә. Матур әдәбият әсәрләре туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтә, экологик тәрбия бирүдә отышлы алым булып тора.