Городская детская библиотека - филиал № 37

«Китапларга кунакка»

Бүген 33 нче, 9 нчы төркем балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен безнең китапханә балаларны кунакчыл каршы алды һәм гаҗәеп китап дөньясына озатучы булды. Чара барышында балалар китапханә тарихы белән таныштылар, китапханә мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре турында искә төшерделәр.