Городская детская библиотека - филиал № 37

«Шүрәледә кунакта»

Китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар шагыйре Г.Тукайның балачагы турында сөйләде. Балалар аның әсәрләрен искә төшерделәр. Бу вакытта уку залында иң танылган персонаж – Шүрәле пәйдә булды.
«Кәҗә» һәм «Сарык» командаларына бүленеп, нәниләр артистларча танылган әкияттән пантомимо күрсәттеләр. Алар Г. Тукай әсәрләрен белүдә көч сынаштылар, пазллар җыйдылар. Малайларга, хәйләкәр һәм көчле Былтыр булып киенү бик ошады.
16-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алган белемнәреннән һәм кичергән хис-кичерешләреннән канәгать калдылар.