Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ел китабы / Книга года

37 нче балалар китапханәсендә, 33нче балалар бакчасы өчен, «Ел китабы / Книга года» дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Яңа китаплар белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. Балалар яңа китаплар күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайладылар. Соңыннан бик яратып «Күңелле табышмаклар», «Түбәтәй» уеннарын уйнадылар. Һәм чара азагында “Домики” дип исемләнгән мультфильмнан  китапханәгә багышланган сериясен карадылар.