Городская детская библиотека - филиал № 37

"Шагыйрьнең гомер сандыгы" "Ак каен" клубы кысаларында

Бөек шагыйребез Г.Тукай гаять зур,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрле халыклар арасында искиткеч популяр.Тукайның язмышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң  якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.  Тамчы - шоу интеллектуаль уены барышында 14 нче лицейның 7 нче "б" сыйныфы укучылары белән бөек шагыйребезне бик күп яктан шәрехләдек. Ике командага бүленеп укучылар үзләренең көчләрен сынадылар.