Городская детская библиотека - филиал № 37

«Бүләгем» (Р.Газизовка 75 яшь)

Гөлназ, Алсулары булган өр-яңа дөньяны белү кемне кызыктырмас.Табигатнең күркәмлеген, җәйнең таң хозурлыгын, кышның кар аклыгын күрергә, ялгызларны - бердәмлеккә, дуслыкка ирешү юлларын табасы булса, әйдә бергәләп укыйк, Рафаил Газизов китапларын. Ул балалар җанына рәссам булып керә, табигатьне тоярга, сөяргә өйрәтә

Ял клубы кысаларында бүген  “Бүләгем” иҗат сәгате барышында китап герое - шук, шаян, тиктормас малай белән очрашып матур бүләк әзерләделәр. Никадәр шук булса да, күкрәгендә олы, шәфкатьле йөрәк аның. Балалар күңелендә матурлыкка ирешергә тагын бер юл булды.