Городская детская библиотека - филиал № 37

"Елмая торган кояш"

1 нче апрель-Көлке көне-бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Бу көнне туганнарын, дусларын һәм гади танышларын уйнатырга яки алар өстендә көлергә була.
Бу көнне һәркайда мәзәкләр, көлүләр ишетелә, йөзләрендә елмаю балкый. Хәерле, күңелле көлү-искиткеч витамин һәм иң куәтле, кыйммәтле тормыш эликсиры.
Бүген #Китапханә37 "Каникуллар булу яхшы" проекты кысаларында юмор һәм көлке көненә багышланган "Елмая торган кояш" топперын ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу эшләнмә иҗади сәләтләрне үстерү өчен менә дигән тренажер булып кына калмаячак, ә китап укуга мәхәббәт тә уятачак. Шулай ук балалар В.Драгунскийның "25 кило", В. Голявкинның "Тел", "Ничек мин парта астында утырдым" һ. б. кызыклы хикәяләрне язган язучыларны искә төшерделәр.
Балалар иҗат дөньясына чумдылар һәи инде ясаган "Кояшларыннан" ләззәт алдылар.