Городская детская библиотека - филиал № 37

"Театрга барып кайт"

Бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга - театр дөньясына кердек. Нәрсә соң ул театр? 

Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр - тормышның көзгесе. Талантлар академиясенә йөрүче балалар белән театр дөньясына тамаша кылдык.