"Әниләр өчен открытка"
Тиздән якты яз һәм чәчәкләр бәйрәме килеп җитәчәк, ә бу яраткан әнигә, әбигә, апага, сеңелгә, дус кызга бүләк ясау өчен менә дигән форсат! 8 Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан китапханәдә мәктәп яшендәге балалар өчен бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.