Городская детская библиотека - филиал № 37

«Чуковский янына кунакка»

Балаларны китап укуга тарту-һәр китапханәнең төп бурычы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның китапханә белән беренче танышудан соң, хәтерендә якты хис-кичерешләр калырга тиеш. 47-нче номерлы “Чиякәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Корней Чуковскийның юбилей уңаеннан экскурсия үтте.  Шуңа күрә дә уку залында доктор Айболит килеп керүе балаларда зур кызыксыну уятты. Айболит балалар язучысының әкиятләрен күрсәтте, алардан өзекләр укыды, табышмаклар әйтте. Нәниләр китапханәчегә «Путаница» әкиятен һәм «Телефон», «Мойдодыр» әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерергә ярдәм иттеләр.

Балалар бик теләп фонд, китап күргәзмәләре, вакытлы матбугат, махсус терминология, китапханәгә бару кагыйдәләре белән таныштылар.