Городская детская библиотека - филиал № 37

«Ут күршеләр»

«Якын күршебез ерактагы туганнан яхшырак» дигән мәкальнең дөреслеген ниргә буенда очрашу раслады. Шәһәр кешеләре Түбән Кама  авылларында туып үскән һәм яшәгән  керәшеннәрнең мәдәнияте турында сөйләделәр. Балалар туку кебек һөнәр турында белделәр. Үзләре дә туктап карадылар, үзйөз ел элек тегелгән күлмәкне күрделәр. Керәшеннәр җәмгыяте рәисе урынбасары Э.Гыйльметдинова милли хатын-кызлар костюмы һәм баш киемнәре турында җентекләп сөйләде. Укучылар бик теләп сүрәка, ак калпак, кылакча, шлепаны карадылар.

Телдән тарих өченче сыйныф укучыларын гына түгел, өлкән яшьтәге кунакларны таң калдырды. Ахтүбә һәм Чабья авылларының тарихын  31 нче урта мәктәп укучылары тарафыннан фәнни – гамәли эшләре белән  җентеклеп һәм тирән итеп ачып бирделәр. Бу видеоролик балаларны үз гаилә тамырларын өйрәнүгә этәрде.

"Күршеләр нинди, әңгәмә шундый, - дип раслый халык зирәклеге. Чыннан да, әңгәмә бик җанлы, кызыклы, эмоциональ яктан бай булды.