Городская детская библиотека - филиал № 37

"Без булган егетләр"

22нче февраль көнне "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме алдыннан безнең китапханәдә 8нче мәктәптән, 1 «В» сыйныф укучылары өчен «Без булган егетләр» дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Балалар зур кызыксыну белән армия тарихына экскурсия тыңладылар, Ватан сакчысы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, сорауларга җавап бирделәр, пазллар җыйдылар һәм конкурсларда катнаштылар: «Солдаттан тизрәк киенергә», «Солдат капчыгында нәрсә» һ.б.