Городская детская библиотека - филиал № 37

"Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"

Бүген герой-шагыйрьнең туган көненә багышлап «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дигән шигърият сәгате оештырылды. 16-нчы номерлы балалар бакчасыннан яшь укучыларыбыз шагыйрьнең тормышыннан, аның балалар һәм яшүсмерләр елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Моабит дәфтәре» автобиографик китабы турында белделәр. Һәр бала шагыйрьгә булган мәхәббәтен үзенең чыгышы аша белдерә алдылар. Чарада «Чишмә», «Кызыл ромашка», «минем җырым», «Бишек кызы» һ.б. шигырьләр яңгырады.