Городская детская библиотека - филиал № 37

«Кыш бабай биләмәләрендә»

Г Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килгәч, укучылар тылсымлы аркалар аша уздылар. Кыш Бабай биләмәләрендә бу әкият аркалары чын күңелдән бирелгән теләкләрне башкара. Һәр баланың үз хыялы бар иде һәм уенга бик теләп кушылдылар. Соңгы арка ахырында балалар «Апельсинки», «Кар бабай» һәм «Кар бөртекләре» командаларына бүленде. Менә биредә балалар һәм җитәкчеләр фантазиясенең чын очышы башланды. Алар кызыксынып ак аюны эзләделәр. Убырлы карчык себеркесенә утырып сәламәтлекләре өчен җир читенә очканнар. Максатына ирешкән батырны ачыкладык. Командалар күп төрле уеннарда катнаштылар, ә бүләк - һәркемгә яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм аралашу шатлыгы булды.