Городская детская библиотека - филиал № 37

"Дуслык белән көчлебез" ("Сәйлән" клубы кысаларында)

Дуслык – ул үзеңнең иң якын кешең белән уйларыңны, серләреңне, уңышларыңны, үпкәләреңне, шатлыкларыңны бергә бүлешү, уртаклашу. Чын дуслар күп түгел. Иң якыны бер генә була.

Бүген без “Академия талантлары” клубы кысаларында балалар белән чын дуслыкның төшенчәсен аңлап карага тырыштык. Чөнки бит дуслык төрле була: сыйныфташ, группадаш арасында да, бала белән әти-әни арасында да булырга мөмкин. Һәр бала үзенең якын дусты, сыйныфташы турында - бергә уйнаганнарын, бергә дәрес әзерләгәннәрен, уңышлары, уйлары, серләре белән бүлешкәннәре турында сөйләп үттеләр. Һәм инде чара ахырында, балалар үзләренең иң якын дустына “Агач дуслыгы” дип исемләнгән открытка ясадылар.  

Шулай итеп, балалар чын дус – акыллы, көчле, уңган, тугры һәм һәрвакыт ярдәм кулы суза белергә тиеш икәнлеген аңладылар.