Городская детская библиотека - филиал № 37

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә «100 сорау, 100 җавап»

Бүген безнең китапханәгә 8 нче мәктәп 1 нче сыйныф укучылары экскурсиягә килде.  Балалар китап патшалыгына сәяхәт итте. Китапханәче укучыларны абонемент, уку залы, китап күргәзмәләре белән таныштырды. Аларга китап кагыйдәләре  һәм китапханәдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде.

 Укучылар, шулай ук, В.И. Дальның аңлатмалы сүзлеге, көндәлек тормышта бу сүзлекнең кирәклеге турында белделәр. Китапханәче сүзләрнең әһәмияте турында уен үткәрде. Балаларның күп сорауларга җавап белүләре безне шатландырды.