«Эмоциональная саморегуляция»
Очрашулар ай саен 37-нче номерлы китапханәдә «Социаль актив» проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Әлеге очрашу «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм территориаль үзәге психологы Н. Емельянова белән әниләрне һәм балаларны берләштерде. Нәфис-иҗади күнегүләр җыелганнарга үзләренең психоэмоциональ хәлләрен ачыкларга ярдәм итте.
Бу дәрестә катнашкан барлык балалар да китапханәнең мөһим икәнлеген аңладылар. Димәк, бу юнәлештә эшне үстерергә кирәк.