Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ике абый"

   "Игелекле туганлык байлыктан яхшырак " – ди талантлар академиясенә килгән балалар җыйган мәкаль. Биредә даими укыйлар һәм иҗат итәләр. Бу юлы Е.Шварцның «Ике абый» әкиятен укыдылар. Тик укырга гына түгел, шуның өчен ул академия дә. Укучылар бик теләп экспром күренешен сәхнәләштерделәр. Кыш бабайны тагын да матуррак кабул итү өчен без тамашачыларга режиссер Галина Беданың шул исемдәге мультипликацион фильмын карарга тәкъдим иттек. Балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә, тын да алмыйча, фильм белән мавыктылар.

Рәхмәтле ата-аналар билгеләп үткәнчә, әкият бик кызыклы, гыйбрәтле һәм балаларны кызыксындырды.