Городская детская библиотека - филиал № 37

"Сәламәтлек артыннан" Бөтенрәсәй гимнастика көненә багышлап

Бүген "Сәләтләр академиясендә" ял көне клубы кысаларында балалар Бөтенрәсәй гимнастика көненә багышланган «Сәламәтлек артыннан» дип исемләнгән квест-уенда катнаштылар. Чөнки гимнастика-ул физик культура һәм спортның иң популяр төрләренең берсе генә түгел, ә иң борынгы төрләренең берсе дә.
Балалар гимнастиканың төрле төрләре һәм аның тарихы белән таныштылар. Соңыннан китапханәче катнашучыларга сәламәтлек станцияләре буенча үтәргә тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән сәламәт яшәү рәвеше, туклану турында мәкальләр җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, «Халык медицинасы» дип исемләнгән дару үләннәре хәзинәсен эзләделәр. Хәрәкәтчән уеннар аша һәр станция белән иң җитез, һәм зирәк катнашучылар ачыкланды. Ахырда балалар сәламәтлек өчен иртәнге гимнастика ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.