Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әкияти көз"

Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап 97 нче балалар бакчасында "Әкияти көз" дип исемләнгән чара үтте. Балалар бик кызыксынып әкият тыңладылар. Һәм инде түгәрәккә тезелеп басып, "Тәгәрәп китте тубым", "Әбәкле" дип исемләнгән уеннар уйнадылар. Чөнки уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.