Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тапкырлар һәм зирәкләр" ("Сәйлән" клубы кысаларында)

Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Җәлилебез,тагын әллә кемнәребез бар. Көч ул халыкта, туган җирдә, туган телдә. Ул көч халык көйләрендә, халык моңнарында, тарихында, әдәбиятында. Халык авыз иҗатын өйрәнүгә, мәкальләргә, әйтемнәргә, табышмакларга, әкиятләргә багышлап, 33 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән, файдалы һәм күңелле итеп  "Тапкырлар һәм зирәкләр" ярышы оештырдык. Алар үзләренең белемнәрен шушы ярышта сынадылар.