Городская детская библиотека - филиал № 37

"Урамны тап"

«Укыйбыз һәм иҗат итәбез» талантлар академиясендә без шәһәребезнең – Түбән Каманың туган көненә багышланган виртуаль сәяхәт уздырдык.
Китапханәдән чыкмыйча, кызыклы урыннар буйлап йөрдек. Балаларны мәдәният һәйкәлләре, юбиляр шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырдык. Виртуаль рәвештә шәһәребезнең матур урамнары буйлап сәяхәт иттеләр.
Балалар көн саен күргән шәһәр урамнарын икенче яктан  карадылар. Шәһәребез тарихы турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Һәм  шәһәребезне ничек яхшы белүләрен тикшердек. Түбән Кама турында пазыллар җыйдылар. Чарада 9 бала катнашты.