Городская детская библиотека - филиал № 37

"Ярда яшьлек каласы"

Традиция буенча, шәһәребезнең туган көне уңаеннан йорт яны территорияләре ремонтлана һәм төзекләндерелә. Безнең коллектив ишегалды бәйрәмендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе-викторина тәкъдим итте. Викторинаның кызыклы сораулары балаларны гына түгел, шәһәр җитәкчелеген дә кызыксындырды. Айдар Рәис улы, поселок советының беренче рәисе М. Н.Адылев беренче һөнәрен дөрес  атады.