Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тарихи калейдоскоп"

Без үз шәһәребезне яратабыз, чөнки без монда тудык һәм барысы да безнең өчен, таныш, туган... һәркайсыбыз Түбән Кама белән бәйле.
16-нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләргә шәһәр тарихы турында сөйләдек. Шәһәрнең истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирдек. Балалар Төзелеш дөньясына чумдылар. Пазллар җыеп, рәсем турында сөйләделәр. Балалар шәһәргә булган  мәхәббәтләрен  шигырьләр аша тапшырдылар.
Үз туган ягыңны, шәһәреңне, үз йортыңны, үз урамыңны, үз гаиләңне яратырга һәм белергә һәрберебез тиеш. Чарада 28 бала катнашты.