Городская детская библиотека - филиал № 37

"Вакытлы матбугат дулкынында"

Китапханәдә 14 нче лицейның 4в сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес үткәрелде. Балалар китап патшалыгына сәяхәт кылдылар. Анда аларны тылсымлы могҗизалар көтә иде. Көтмәгәндә почтальон Печкин вакытлы матбугаттан тыш, китап герое шаян малай турында  язма алып килгән иде. Хат ташучы Печкиннан биремнәр чишелде. Яшь китап укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Газета журналдан ни белән аерыла?  Нинди рубрикалар була? дигән сорауга җаваплар таптылар. Балалар бик теләп чараның әкияти атмосферасына чумдылар.
Китапханә дәресе вакытында алар китап фонды: сәнгать һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар. Үткәрелгән чарадан соң укучылар тагын бер кат иң яхшы дус – китап икәненә инандылар. Катнашучылар саны 31 кеше.