Городская детская библиотека - филиал № 37

«Түбән Кама - 55»

22-нче сентябрь бәйрәм көнендә ретро-трамвай шәһәре буйлап барды. Трамвай гади генә түгел – әдәби. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре пассажирларга яшь шәһәр тарихы турында сөйләделәр, аның 55 еллыгына багышланган шигырьләр укыдылар. Шәһәр халкы Түбән Кама кешеләре, аның урамнары һәм истәлекле урыннары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәчеләргә кызыклы фактлар, буккроссингта тәкъдим ителгән китаплар, шәһәр җәмәгать транспортында бәйрәм атмосферасы өчен рәхмәт белдерделәр.

Түбән Кама халкы һәм Башкортстан һәм Яр Чаллыдан, Питер һәм Алабугадан килгән кунаклар Түбән Кама шәһәренең туган көне белән котладылар.