«Көз – могҗизалы вакыт»
Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Көз-могҗизалы вакыт» дип исемләнгән библио-мозаика уздырылды. Укучылар М.Исаковскийның шигырьләрен укыдылар, бер-бер артлы көз билгеләрен атадылар, Ватан сүзен ничек аңлаулыры турында фикер алыштылар.
Салкын көзге көндә алар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар: «Тиеннәр өчен күчтәнәчләр», «Куянны куып җит», «Кәрҗингә уңыш». Бөтен сыйныф белән күңелле итеп «Репка» дигән көзге халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
Укучылар саф һавада мавыктыргыч вакыт үткәрделәр.