Городская детская библиотека - филиал № 37

"Син тынычлык һәм ирек символы" (Россия флагы көненә)

Россия Федерациясе флагының үз бәйрәме бар - аны 22 августта билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан 97нче номерлы балалар бакчасында нәниләргә, Россия флагының барлыкка килү тарихын, илебез флагының символик әһәмиятен  һәм аны кайда күрергә мөмкин икәнлеген сөйләп уздык.. Шулай ук балалар белән «флажок тапшыр» уены үткәрелде. Бәйрәмне мәктәпкәчә яшьтәге балалар асфальтта рәсем ясау белән дәвам иттеләр. Чарада 22 кеше катнашты.