Городская детская библиотека - филиал № 37

Удмуртия көне

Туган телләр елына без Идел буе халыклары мәдәнияте белән танышу көннәре уздырабыз. Бүген Удмуртия көне узды. Китапханәчеләр күпмилләтле Россия, Идел буе халыклары турында сөйләделәр. Безнең укучыларыбыз удмурт җыры язмаларын тыңладылар. Удмурт әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар, милли костюмнар белән таныштылар. Чараның иң популяр өлеше-хәрәкәтчән уеннар булды. Балалар бик теләп «Сукыр тәкә» да уйнадылар.