Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сәламәтлеккә сукмак»

Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше җәмгыять тормышында актив катнаша, уеннан, укудан, эшеннән ямь таба. Китапханәчеләр МБДОУ № 27 балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр белән «Сәламәтлек» иленә сәяхәт иттеләр. Балаларга сәламәтлекнең төп факторлары балалар язучысы К.Чуковский китаплары һәм «Бу нәрсә?» уены ярдәмендә җиткерелде. Чарада 16 бала катнашты.