Городская детская библиотека - филиал № 37

"Сәламәтлек факторлары"

Наркоманиягә каршы көрәш көненә безнең филиалда «Сәламәтлек факторлары» дигән брифинг узды. Балалар   "Курс  на здоровье! / Сәламәт бул!" дигән китап күргәзмәсе белән бик игътибар белән таныштылар. Физик йөкләнешләр турында  мәкаләләр җыю белән кызыксындылар, үзләренең уңышлары һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Уен элементлары чараны тагын да җанлырак һәм истә калырлык итте. Укучылар көн режимын төзеделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр тупладылар. Шунысы куанычлы, балалар үзләренә бик кызыклы мәгълүмат алдылар.