Городская детская библиотека - филиал № 37

«Гаҗәеп табигать»

Г.Тукай паркында рәсемнәр пленэры бик эчтәлекле үтте. Балалар су коенудан аерылып торды, велосипед һәм самокатларын куеп, рәссам-иллюстраторларга әверелделәр. Китапханәчеләр балаларга бу һөнәрнең үзенчәлекләрен аңлатып, табигатне үз итүче язучылар Г.Скребицкий, В.Бианки, Н. Сладков һәм М. Пришвин хикәяләреннән өзекләр укыдылар. Кечкенә анималистлар, штрих техникасын кулланып, асфальтта кабаннар, керпеләр, кошлар сурәтләделәр.  

Укучылар китапханәчеләр белән табигать кочагында вакытларын бик кызыклы һәм нәтиҗәле үткәрделәр.