Городская детская библиотека - филиал № 37

«Китаплы җәй»

«Китаплы җәй» экскурсиясе, гадәттәгечә, бик кызык үтә. Биредә балалар яңа сүзләрне өйрәнәләр һәм аларны тиз әйткечләр кебек кабатлыйлар. Дөрес әйткән укучыга балл бирелә. Китап күргәзмәсе нинди темага багышланганын белсәң – шулай ук балл аласың. Китап авторларын искә аласың һәм төрле әкиятләрне мөмкин кадәр күбрәк әйтергә тырышасың.  Биредә балаларга интеллектуаль белем генә түгел, ә физик әзерлек тә күрсәтергә мөмкинлек булды. Һәркем сәхнәдә чыгыш ясарга теләде. Һәм «Шалкан» әкиятен уйнап күрсәттеләр. Балалар, алган хис-кичерешләрдән бик канәгать калдылар. Иң күп балл һәм «Иң, иң, иң» статусын алган бала аеруча шатланды.