"Сабантуй бүген бездә"
Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Күчтәнәч” балалар бакчасында, нәниләр өчен Сабантуй бәйрәме уздырдык. Аларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме-Сабантуй тарихы белән таныштырып уздык. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз. "Капчык сугышы", "Аркан тартыш", "Капчык киеп йөгерү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү" уеннары балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сыналды. "Сабантуй" дигән зур бәйрәмнең тылсымын күңелләренә сеңдерделәр.