Городская детская библиотека - филиал № 37

"Юл хәрәкәте билгеләре"

Җәй-каникуллар күңелле ял вакыты. Җылы кояшлы көннәрдә балалар күбрәк вакытны урамда уздыралар. Билгеле булганча, юл кагыйдәләренең каникуллары булмый. Бүген без 37 нче мәктәп балалары белән "Пешеходия " иленә мавыктыргыч сәяхәт үткәрдек, анда алар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урамда төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотулары турында белделәр. Аннары соң балалар бик теләп уен-викторинада катнаштылар һәм танып-белү мультфильмын карадылар.