Городская детская библиотека - филиал № 37

«Туган телне сакларга!»

Мотиватор-ниндидер үзгәрешләргә рухландыручы, нинди дә булса үзгәрешләргә этәрүче, үз өстеңдә эшләргә рухландыручы, борчыган проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итүче сурәт. Безнең чара балаларны ата-бабалар телендә аралашуга, гаилә традицияләрен өйрәнүгә этәрде. Балалар гаиләдә туган телдә аралашмасалар, тел бөтенләй юкка чыгуын аңладылар.

Кызлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, әби-бабайлары сөйләгән әкиятләре турында искә алдылар. Китапханәчеләр, сүз яңгыравын ишетү өчен, чуваш һәм мари телләрендә китаплар укыдылар. Балаларны төрле түбәтәйләр коллекциясе, шулай ук кулдан теткән керәшен күлмәге шаккатырды. Удмурт халык җырлары астында күңелле биюләр барлык катнашучыларның кәефен күтәрде.

Чара ике телдә узды, бу «Непоседы» мәктәп лагере җитәкчеләренә аеруча ошады.