Городская детская библиотека - филиал № 37

«Библиоканикул яки китаплы җәй».

Мәрхәмәтле өй иясе Нафаня мәктәп укучыларын китапханә стеналарында каршы алырга ярата. 37 нче урта мәктәп балаларына ул китапханә эшен оештыру, учреждениенең структурасы, китаплар һәм журналлар турында сөйләде. Балалар иң зур китапларны, иң авыр, иң кечкенә һәм иң иске басмаларны кызыксынып карадылар. Китап күргәзмәләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Алар үзләренең сүзлек запасын китапханә терминологиясе белән тулыландырдылар.

Әмма иң күңеллесен Нафаня соңгыга калдырды. Ул экскурсантларның нинди китаплар укуларын ачыклады һәм «Кощейны җый», «Дуслар һөнәре», «Мәкалә төзе» дигән уеннар оештырды. Командалар бер-берсенә булыштылар, шәхси беренчелектә көч сынаштылар.

Укучылар үз вакытын  бик күңелле үткәрделәр.