Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тарихка күз сал"

Ел саен 18нче майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне музейлар барлык теләүчеләр өчен дә үз ишекләрен ачалар, бушлай һәм рәхәтләнеп үзләренең күргәзмә залларын, яңа экспонатларын күрсәтәләр, сөйлиләр,  һәм эшлиләр.

Безнең китапханә дә бу көнгә битараф калмады. Бүген безнең яшь китап укучыларыбыз белән бәйрәм тарихы белән таныштырып, дөньяның иң зур музейлары турында сөйләделәр. Балалар Третьяков галереясе, Эрмитаж, Рус музее (Санкт-Петербург), Лувр, Прадо (Мадрид) буенча виртуаль экскурсия ясадылар һәм әлеге музейларның уникаль коллекцияләре белән таныштылар.