"Солдат хаты"
Бүген безнең өчен гади солдат хаты-чын ядкарь. Бу гади кәгазь өчпочмак кына түгел, ә сугыш шаһите. Фронттан хатлар, хатлар, хатлар – өчпочмаклы сугыш хатлары. Аларда сәлам, борчылулар, кеше газаплары, курку, өмет ...
Без балаларга Бөек Ватан сугышы, совет халкының батырлыгы турында сөйләдек. Аннан соң өчпочмаклы солдат хатлары ясау буенча мастер-класс узды. Балалар кәгазьдән солдат хатларын оригами методы белән бөкләделәр. Балалар үз хатларында карт бабаларына тыныч тормыш өчен рәхмәт сүзләре яздылар.