Городская детская библиотека - филиал № 37

"Энҗе бөртекләре" ("Әкият-BELEM" проекты буенча)

97 нче балалар бакчасында Г. Тукайның 135 еллыгына багышлап “Энҗе бөртекләре” дип исемләнгән иҗат сәгате уздырдык.
Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли.
Язучының әкиятләре аркылы балаларны әйләнә-тирә моһит, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып, олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык кебек сыфатларны төшендерергә тырыштык.
“Кәҗә белән Сарык” әкиятен тыңлап, рәсем ясадылар. Чарада 20 бала катнашты.