Городская детская библиотека - филиал № 37

"Моңлы саз чыңнары"

Бүген 97 нче балалар бакчасында Г.Тукай көннәренә багышланган "Моңлы саз чыңнары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Кунакка әкият герое Шүрәле килүе бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Кунагыбыз китабын югалтканга күрә, балалар шигырьләр сөйләп, төрле уеннар уйнап һәм җырлар җырлап, Шүрәлегә китап битләрен җыярга ярдәм иттеләр. "Кызыклы шәкерт" дип исемләнгән мультфильм карау нәниләргә тагын да мавыктыргыч булды. Чара "И туган тел" җыры белән тәмамланды. Шулай ук, китап күргәзмәсендәге китаплар күрсәтелде.