Городская детская библиотека - филиал № 37

«Масленица атнасы» Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында

10 нчы март көнне Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында рус халкының яраткан бәйрәменә багышланган «Масленица атнасы» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр Масленица тарихын, атналыгының һәр көнен ничек уздырулары, бәйрәм итүләре турында белделәр. Шулай ук, бәйрәм белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр һәм әйлән-бәйлән уеннарында: «Ручеек», «Эстафета», «Аркан тарту», «У медведя во бору», «Мишеньгә кар белән ату», «Бубеннар» бик теләп катнаштылар.

Китапханәчеләр Россия бәйрәмнәре тарихы турында укырга мөмкин булган китаплар турында сөйләделәр.

Чарада катнашкан һәр бала үзе өчен яңа, мөһим, файдалы нәрсәләр алыр дип ышанабыз. Ә без, китапханә хезмәткәрләре, яңа идеяләр белән тупланып, киләсе очрашуларга әзерләнәчәкбез.