Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китапханә. Үткәне һәм бүгенгесе" (Үзәкләштерелгән китапханә-р системасына 45 ел )

Туган шәһәребезнең 55 еллык юбилее һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 45 еллык юбилее уңаеннан “Китапханә. Үткәне. Бүгенгесе”дип исемләнгән әдәби кунакханә узды. “Китапханәнең ачылуы 1982 елның марты. 17 нче мәктәпнең беренче катына урнашкан зур гына сыйныф бүлмәсе иде.12 ләп урындык,берничә өстәл, меңләп китап, җыелмаган тимер стеллажлар өеме. Эшкә килгәч тә алты меңләп китапны стеллажларга җыеп урнаштырдык.Стенага эленгән кара тактага “27 нче март 1982 ел” дип язып куйдым” - дип искә ала беренче мөдир Гөлсинә Касыймовна Гадиева.

1984 елның 4 январенда Вокзал урамы 32 йортта урнашкан яңа китапханә бинасында беренче укучы теркәлде,14нче һәм 19нчы мәктәпләр эшли башлады.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Кунакханәнең залы китап сөюче дуслар белән тулып, җырлар – шигырләр белән үрелеп барды.Катнашучылар елларга сәяхәт итеп, аерым истәлекләргә тукталдылар.

Китапханәнең бүгенгесе бик куанычлы, эш алымнары  яңа булса да, китапка мәхәббәт югалмаган. Чарада катнашучылар барысы да шул фикердә калды.