Городская детская библиотека - филиал № 37

«Тел – гомер юлдашым»

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. 27 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән узган чарада кызыклы фикер алышу булды.Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Жәлилебез, безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез тагын әллә кемнәребез бар.

Барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез дип йомгакладык.