«Кызык һәм кыска» (Шигърият көненә)
21 март – Халыкара шигърият көне билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәләрдә төрле чаралар, шигъри кичәләр үткәрелә. Без дә шушы көнгә багышлап 14нче лицейның, 4нче «Д» сыйныфы белән шигъри-battle «Кызык һәм кыска» дип исемләнгән чара үткәрергә булдык.
Чара слайд-презентация белән башланды. Балаларга шигырь, ритм, рифма, аның төрләре турында аңлатылды. Ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә катнаштылар: «Шигырьләрдә качкан сүзләрне тап...», «Мөһим сүзне ачыкла...». Шулай ук, шалкан әкияте рәсеменә карап, укучылар үзләре дә шигырь язып карадылар. Ятлаган шигырьләрен рэп формасында укыдылар.
Чарада 32 укучы катнашты.